Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

8 Март бәйрәменә нинди чәчәкләр сайларга: флорист киңәшләре

8 Март бәйрәме һәр йортка яз, кошлар сайравы һәм тамчылар тавышы белән бергә килә.

Заманнар үзгәрә, яңа буыннар алмашына, әмма хатын-кызларның гүзәл күңел сыйфатлары, матурлыгы һәм зирәклеге, игелеклелеге һәм ихласлыгы, мәхәббәте һәм ана булу бәхете мәңгелек кыйммәтләр булып кала.
Хатын-кыз кулы тигән һәр нәрсәдә мәхәббәт һәм игелек эзе бар. Нәкъ менә алар яңа казанышларга рухландыралар, авыр чакларда терәк булалар, күңелләргә ышаныч өстәп, тормышны нурлырак, тынычрак һәм бәхетлерәк итәсез.

– Әлеге гүзәл яз бәйрәме традиция буенча аеруча җылылык белән билгеләп үтелә, – дип сөйләде зур тәҗрибәле флорист Светлана Каюмова. – Бу көн барлык ир-атларга кешелекнең гүзәл яртысына үзләренең чиксез мәхәббәтен, назын һәм хөрмәтен белдерү өчен яхшы форсат бирә. Һәм, әлбәттә, иң яраткан кешеләренә: әниләренә, дәү әниләренә, хәләл җефетләренә һәм кызларына матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итү мөмкинлеге тудыра.

Бу язның тренды – чәчәк атучы ботаклар

С. Каюмова билгеләп үткәнчә, букетны кемгә бүләк итәсегезне алдан белеп, аның теләкләрен исәпкә алу яхшырак. Шул ук вакытта бәйрәм рухын чагылдыручы язгы чәчәкләр һәрвакыт универсаль чишелеш булып кала.
– Светлана, чәчәк кибетләрендә 8 Март якынлашуы сизеләме? Бәйрәмгә иң актив әзерлек кайчан башлана?
– Бәйрәм сулышы сизелә, әзерлек кайнавын дәвам итә. Флористлар алдан ук эшкә керешә: чәчәкләрне чистарталар, алдан бирелгән заказларны формалаштыралар.
– Кибеттә эш «кайнап» торадыр. Бу бәйрәм алды көннәрендә нәрсә иң катлаулысы: товар сатып алумы, саклаумы, әллә туктаусыз букетлар җыюмы?
– Әйе, эш бик күп. Минемчә, барысы да катлаулы: сатып алу да, саклау да, букетларны ясау да. Сатып алганда чәчәкләрнең сыйфатына зур игътибар бирергә кирәк. Аларны саклау өчен билгеле бер температура – 0 дән +5 градуска кадәр җылылык кирәк. Ә букетлар җыюда исә тәҗрибә һәм белем таләп ителә.
– 8 Март белән бәйле «чәчәк» сынамышлары бармы? Мисал өчен, билгеле бер чәчәк беренче булып сатылып бетсә – бу яхшы көнгә дигән сүзме?
– Бу язның тренды – чәчәк атучы ботаклар. Иң популярлары – магнолия, алмагач, алыча, абрикос, форзиция. Ир-атлар, әлбәттә, күбрәк лаләләр, мимозалар һәм розаларга өстенлек бирә.
– Сөйләгез әле, 8 Мартка сатуда нинди чәчәкләр алдынгы рәттә? Ир-атлар нәрсәне ешрак сорый: классик лаләләрне, мимозамы, әллә яңа төрләр бармы? Күпләр лалә – ул «база» һәм модада түгел инде, дип саный. Бу чынлап та шулаймы? Быел гадәти кызыл лаләләр урынына нинди кызыклы сортлар киңәш итәр идегез?
– Хәзерге вакытта чәчәкләр ассортименты бик киң, Россия теплицаларында төрле сортлар үстерелде: ачык төслеләрдән алып йомшак төсләргә кадәр. Хит – аксыл-алсу пионсыман лалә. Шулай ук аксыл-шәмәхә, ак, лайм (яшькелт) һәм бургунди төсләре дә актуаль.
– Күпчелек ир-атларны борчыган төп сорау: букет бәясе ничек формалаша? Өч менә сумга кадәр бюджетка матур, лаеклы букет җыеп буламы?
– Бәя гадәти көннәрдәге кебек үк формалаша. Тик бу бәйрәмдә җитештерүчеләрнең башлангыч бәяләре югары булу сәбәпле, чәчәк кибетләрендә дә күтәрелә. Нигездә, иң күп сатыла торган позицияләргә: роза, хризантема һәм герберларга бәя үсә. Өч мең сумлык бюджетка яхшы букет җыярга мөмкин.

Флорист киңәшләре

Чәчәкләр өй шартларында озаграк саклансын өчен:
Сабагын яңадан кисегез.
Саклау өчен махсус порошокны салкын суда эретегез. Чәчәкләр суны ярата, су никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.
Температура югары булырга тиеш түгел, югыйсә чәчәк тиз ачылачак яки корый башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев