Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Диния нәзарәте хәбәр итә: намаз вакытлары үзгәрә

Офыкта шәфакъ яктылыгының таң яктысы белән кушылуы ястү намазы башлануның төгәл вакытын, сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакытын төгәл билгеләргә комачаулый.

Ел саен май аеннан башлап август башына кадәр кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Бу күренеш төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле һәм ястү намазы башлануның төгәл вакытын, сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакытын төгәл билгеләргә комачаулый дип хәбәр итә «Шәһри Казан».
Шуңа күрә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы әлеге вакытларны намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап билгеләргә карар кылды. Алар бу карарны кабул иткәндә атаклы галим, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таянадар. Ул үзебез яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.

3 майда Менделеевскида ястү намазы – 21:43 сәгатьтә булса, 4 майда – 20:45 сәгатьтә.
Игътибарлы булыгыз һәм намаз вакытларын күзәтеп барыгыз, дип кисәтә диния нәзарәте матбугат үзәге.

Фото-превью:pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев