Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Файдалы киңәшләр: "Петуния утырту серләре"

Блогер һәм тәҗрибәле бакчачы Юлия Камалиева апрельдә петунияләр утырту турында сөйләде.

Петуния – берьеллык үсемлек. Ул вазоннарда, түтәлләрдә бакча бизәге. Петунияләрне апрель аенда чәчсәк, ул июльгә чәчәк атачак. 


− Мин орлыкларны карга чәчәм, тирәнгә түгел, лотокның өстен плёнка белән каплыйм һәм өч тәүлеккә якты урынга куям. Аннан соң утны көндезен генә кабызам, төнгелеккә сүндерәм. Әгәр дә сезнең махсус лампагыз юк икән, ул вакытта гадәти яктырткыч куллана аласыз. 


Гадәттә, орлыклар яхшы чыгалар, 5-8 нче тәүлеккә күренә башлыйлар, сары петуния генә озак баш калкыта, − дип хәбәр итә Ю. Камалиева. 
Якынча бер ай узганнан соң үсентеләрне аерым ячейкаларга утыртырга кирәк, петунияләргә тыгыз утыру ошамый. Иң мөһиме, ул кискәләп торуны ярата, җәй буена корыган чәчәкләрен җыеп алырга кирәк, шул вакытта петуния чәчәкләре сезон дәвамында сезне сөендерәчәк. 

Фото-превью: pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев