Җиләкле җәйнең онытылмаслык тәме
Шәһәр халкының бер өлеше җәйге сәяхәтләргә киткәндә, башкалар бик теләп җиләк җыю белән шөгыльләнә
«Татлы ау» сөючеләр кышка витаминнар туплап, карбазларын һәм суыткычларын тулыландырып кына калмыйлар, артыгын саталар да. Бу планда сәүдә урыны булып шәһәр базары тора.
Җиләк патшабикәсе
Быел хуҗабикәләр бакча җиләгенең бай уңышын җыйдылар. Ул литрлы майонез челәге өчен 350-450 сумнан сатылды (монда һәм алга таба да бәя шундый савыт өчен күрсәтеләчәк – автор искәрмәсе).
– Үз бакчам юк, – дип уртаклашты Нурания Исхакова, – җәйгә оныкларны алып кайттылар, алар җиләк сорадылар. Биш литрлы чиләкне ике мең сумга сатып алдым. Барысын да ашап бетерергә өлгермибез – бер өлешен туңдырып куям.
Кызыклы факт
Бакча җиләге Розачалар гаиләсенә карый. Аның исеме җиләккә ишарә итсә дә, ул чынлыкта җимеш төркеменә керә.
Урыннарны белергә кирәк
Бакча җиләге инде бетте, базарда сатуда юк, ләкин каен җиләген табып була.
– Карман авылында яшим, – дип уртаклашты Ольга Ростова, – каен җиләге җыю – катлаулы эш: урыннарны белергә кирәк, җиләкләр вак, литрлы савытны тутыру өчен күп вакыт китә.
Ләкин бәясе дә шундый – мең сум. Моңа карамастан, товар озак тормый – аңа шунда ук алучылар табыла.
Кызыклы факт
Каен җиләген культурага инде XV гасырда ук керткәннәр. Бүгенге көнгә бу уникаль җиләкнең 600дән артык төре бар.
Яңгырлар комачау булды
Каен җиләге уңыш белән сөендерсә, җир җиләге турында шуны әйтеп булмый.
– Июньдә көн саен диярлек яуган яңгырлар үләннең мул үсүенә китерде, – дип сөйләде тәҗрибәле бакчачы Мөнирә Гришина, – биек үлән җиләкләрнең черевенә сәбәп булды. Мин бистәдә яшим, өйгә якын үләне азрак булган үрләр бар. Анда җиләк җыйдым, ләкин аз, берәр литрлы ике чиләкне авырлык белән тутырдым, һәрберсен 350 сумнан сатам.
Кызыклы факт
Борынгы заманда җир җиләге ашау күз күрүнең һәм гомуми халәтнең яхшыруына ярдәм итә дип санаганнар.
Төрле авырлыкка һәм кесәгә
Менделеевлылар барысын да саталар: свежий яшелчәләрузган елгы тозланма-кайнатма запаслары. Бәяләр якынча бер үк. Яңа уңышның өч баш эре сарымсакны йөз сумга алып була, кыярлар – килограммы 100-150, бер кечкенә бәйләм яшел үлән (юлбашак, мелисса, укроп, петрушка) өчен 50 сум сорыйлар.
Әгәр бакча участоклары җиләкләрен ашасыгыз килсә, литрлы чиләктә кура җиләге өчен 300 сум, кара карлыган өчен – 250, кызыл карлыган өчен 150 сум түләргә туры килә. Хәтта 450 сумга кара кура җиләге сатып алып була. Ул күп сандагы витаминнар, антиоксидантлар һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа аны ешрак ашарга тәкъдим итәләр. Ә аны кышка саклап калуның иң яхшы ысулы – гади желе ясау.
Ингредиентлар
Кура җиләге (кара) – 800 г
Шикәр – 500 г
Желатин – 1 ч. кашык
Желатинны инструкция буенча алдан суга салып куегыз. Җиләккә шикәр салып, берничә сәгатькә калдырыгыз. Аннан соң 15 минут кайнатыгыз һәм теләсәгез, иләктән үткәрегез. Желатин өстәгез, болгатыгыз һәм стериль банкаларга тутырыгыз.
/ Фотолар: Рәхилә Мирзаянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев