Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Нарат күркәсеннән кайнатма

Нарат күркәсен 15 июньнән 15 июльгә кадәр җыялар.

Кавказ якларында борынгы заманнардан ук күп кенә авыруларны яшь нарат күркәләреннән ясалган кайнатма ярдәмендә дәвалаганнар. Әлеге кайнатма салкын тигәндә, грипп һәм авитаминоздан, тамак һәм уртлар авыртудан файдалы.

Шулай ук сулыш системасы үпкә авыруларыннан, хәтта бронхиаль астмадан да ярдәм итә ала дип санала. Әлеге кайнатманы балалар да яратып ашыйлар. Тиздән нарат күркәләрен җыю вакытыҗитә. Аларны 15 июньнән 15 июльгә кадәр җыялар.

1-5 см озынлыктагы  яшь яшел күркәләрне җыйгач, юып эмаль савытка тезеп салалар. Өстенә күркәләрне 1-1,5 смга күмәрлек итеп су коялар. Кайнау чигенә җиткергәннән соң, аның өстенә 1 литр суга 1 килограмм исәбеннән шикәр комы салалар һәм тагын бер кат кайнау чигенә китереп җиткерәләр.

Аннан соң утны кысып, акрын утта гына 1,5 сәгать кайнаталар. Кайнату барышында күбеген җыеп торырга кирәк. Кайнатма әзер булганда күркәләр сиропны тулысынча сеңдереп, кызгылт төскә керәләр.

ИГЪТИБАР! Әлеге кайнатманы бөерләре авыртучан кешеләргә, 60 яшьтән узганнарга һәм авырлы хатын-кызларга зур саклык белән генә кулланырга кирәк.

Чыганак: «Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев