Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Помидор мул уңыш бирсен дисәң

Бакчачылык сезоны гөрләп бара, уңыш күләмен арттыруның бер ысулы белән бүлешәбез

Бор кислотасының уңыш алуга йогынтысын уңган бакчачылар яхшы белә. Аның судагы эремәсе белән эшкәртелгән помидорлар мул уңыш китерә, чәчәкләре коелмый, әйбәт серкәләнә. Шулай ук мондый эшкәртү фитофтора афәтеннән саклый, яшелчәне балландыра.

Чамасын белмәсәң дару да агуга әйләнергә мөмкин, шуңа бор кислотасының концентрациясен арттырырга ярамый. Өлешләрне төгәл ала алмасагыз, препаратның күләмен киметегез. Бор кислотасы артык булса үсемлеккә, ә аның аша кешегә дә зыян сала. Шуңа 10 литрлы чиләккә 5г бор кислотасы салсагыз ялгышмассыз. Эремә ясаганда шуны истә тотарга кирәк: әлеге кислота кайнар суда яхшы эри. Кристалларны бер стакан кайнар суда(температурасы 70 градустан артмасын) эретеп соңыннан калган суга салсагыз уңайлы булыр.

Бор кислотасы эремәсенә башка ашламалар һәм пестицидлар да кушарга була. 10 литрлы сыеклыкка бер аш кашыгы мочевина, бер стакан сөт һәм шуның кадәр алсу марганцовка эремәсе, 60 тамчы йод салыгыз.

Бу файдалы коктель серкәләнүне генә яхшыртып калмас, ә фитофтора, һәм башка чирләрдән дә саклар. Мочевина исә томатларга тиз арада азотлы туклану бирер, яфракларын ныгытып яшел массаның артуына китерер.

Тукландыру һәм эшкәртү кагыйдәләре:

1. Тукландыруга бер көн кала түтәлгә мул итеп су сибегез. 
2. Ничек кенә эшкәртсәгез дә, моны таңнан яисә кояш баегач эшләгез. 
3. Бары эремә генә кулланыгыз. Коры препаратны коры туфракка су сибер алдыннан да, дымлы туфракка да сипмәгез.
4. Теплицада сиптергән очракта ишеген ачып калдырыгыз.
5. Су сибелсә дә бераз шиңгән куакларны эшкәртергә ярамый, тургорның (яфраклар сусыллануының) кайтуын көтегез.
6. Корылык һәм селтеле тирәлек микроэлементларның үзләштерелүенә комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев