Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
28 июль төнендә кыска вакытлы яңгырлар күбесенчә республиканың көнбатыш районнарында явачак. 28 июль көнне көндез бөтен Татарстан буенча явым-төшем көтелә. Урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең секундына 18-23 метрга кадәр көчәюе һәм боз явуы ихтимал.
Төнлә температура 16-21 градус, көнчыгышта – 24 градуска кадәр. Көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта – 31 градуска кадәр.
Чәршәмбе көнне, 29 июльдә, төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндез атмосфера фронты якынлашу белән көньяк-көнбатыш районнарда янә яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Яшенле яңгыр вакытында җил урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, боз явуы да ихтимал. Төнлә – 14-19 градус, көндез – 25-30 градус.
Пәнҗешәмбе, 30 июльдә, Татарстан циклон йогынтысына дучар булачак. Республикада уртача һәм көчле яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә – 14-19, көндез – 19-24 градус.
Якынча фаразлар буенча, 31 июльдә һәм 1 августта һава торышы тотрыксыз булачак, вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. 31 июльдә көндез температура 19-24 градус, 1 августта 22-27 градус булачак.
Нет комментариев