Кеше һәм закон

Менделеевскида ялганчылар тотылды

Ялган юл-транспорт хәлен ачыкларга видеокүзәтү камерасы ярдәм итә.

Күрше шәһәрләрдән килгән өч кеше безнең районда юл-транспорт хәле булды дип ышандыралар һәм иминият түләүләре алу өчен юл-транспорт хәлен рәсмиләштерү турында тиешле документлар белән ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәләр.

ЮХИДИ хезмәткәренең уяулыгына юл-транспорт хәле буенча автомобильләрдәге кайбер нечкәлекләрнең туры килмәве, шулай ук «Куркынычсыз шәһәр» АПК эшләре кысаларында урнаштырылган видеокүзәтү камерасыннан алынган фактлар да өстәлә.


Нет комментариев