Полициядә «Студентлар десанты»
Россия студентлары көне уңаеннан Эчке эшләр бүлегендә ел да оештырылыучы «Студентлар десант»ы Гомумроссия акциясе үткәрелә.
Аның кысаларында 22 һәм 23 гыйнварда шәхси состав белән эш буенча бүлекчә хезмәткәрләре һәм ЭЭМ ветераннары 1, 2 , 3, 4 мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрделәр.
Ветераннар советы рәисе Татьяна Калашник балаларга район эчке эшләре бүлеген оештыру тарихы һәм аңа нигез салу этаплары турында сөйләде. Укучыларда җинаятьчелек белән көрәш буенча ельязмалар, хокук сагында торучыларның канун бозучыларга карата батырлыклары турындагы хатирәләр зур кызыксыну уятты.
Эксперт-криминалистика төркеме начальнигы полиция майоры Радик Нигъмәтҗанов экскурсантларны үз эшчәнлекләрендәге үзенчәлекләр белән таныштырды. Ул кызыксынган укучыларга дактилоскопия (бармак бите сырларына карап шәхесне билгеләү, табу ысулы) процедурасын күрсәтте һәм эксперт чемоданында нәрсә барлыгын әйтте.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Миләүшә Гарипова наркотиклар, алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә үткәрде, шулай ук тормыш һәм сәламәтлекнең куркынычсызлыгы турындагы сорауларга җентекле тукталды.
Полиции участковыйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр начальнигы Альберт Юнысов чыгышы хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарга нәрсә янавы, административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы темаларга багышланды. Полиция майоры үсмерләргә җәмәгать урыннарында кагыйдәләрне саклау буенча киңәшләр бирде, «комендант сәгате» дип аталган чикләүләргә тукталды. Кече инспектор-кинолог полиция прапорщигы Александр Мурин чыгышы эчке эшләр бүлеге кунакларына аеруча ошады. Дүртаяклы ярдәмчеләрнең – хезмәт барышында кулланылган овчарка Корсаны тыңлап биремнәрне үтәүләре тормышларын ветеринария, экология һәм кинология хезмәте белән бәйләячәк чыгарылышларның күңеленә хуш килде.
Мондый чаралар белемне киңәйтеп кенә калмый, балаларда хокук саклау органнарындагы хезмәтне күзалларга мөмкинлек бирә, һөнәр сайлауга ярдәм итә, менделеевлыларның полициягә булган ышанычын арттырырга ярдәм итә.
Ветераннар советы рәисе Татьяна Калашник, отставкадагы полиция майоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев