Яңа мошенниклар
Декабрьдә ике ышанучан хатын-кыз мошенниклар корбаны булдылар. Һәм бу полицейскийларның даими кисәтүләренә һәм мошенниклыкның төрле алымнары һәм төрләре турында массакүләм матбугат чараларында күп санда мәгълүмат бастыруга карамастан.
Бөек комбинатор Остап Бендер кешеләрдән акча алуның 400дән артык алымын белгән. Аның бүгенге шәкертләре яңадан-яңа хәйлә һәм сызымнар табып, аеруча интернетта, тулы куәткә эшлиләр. Мошенниклыкның төп массасы онлайн-мәйданчык мохитендә түләүсез белдерүләр белән кылына.
Беренче очрак аеруча игътибарга лаек, зыян күрүче “Авито” сайтында 105 мең сумга сыер һәм бозау сату турында белдерү урнаштыра. Һәм ун минут узу белән аңа бер хатын-кыз шалтырата, әнисенә бүләккә терлек алырга теләвен әйтә. Ул шулай ук дүрт атнадан соң гына килә алуын һәм шунда гына акча китерүен әйтә. Һәм шунда ук “Сатып алучы” аның банк картасы барлыгы турында сораша. Уңай җавап ишеткәч, ул аңа якындагы банкка барырга киңәш бирә һәм, банктан шалтыраткач, нинди гамәлләр эшләргә кирәклеге турында җентекле аңлата. Зыян күрүче аферистканың бөтен күрсәтмәләрен төгәл үти һәм үзе дә сизмәстән 56 мең сумын телефоннан әйтелгән номерга күчерә. Картасында “бер мең” калгач кына үзе белән нәрсә булганын аңлап ала. Баштарак ул кассир янына бара һәм акчаны үзе күчергәнгә күрә аларның ярдәм итә алмавын аңлый. Зыян күрүче полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча оператив-эзләү эшләре бара. РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе – мошенниклык буенча җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла.
– Без менделеевлыларны уяу булырга һәм мошенникларның телефон аша алып барылган хәйләле тозакларына эләкмәскә чакырабыз, – дип аңлатма бирде штаб начальнигы Василий Симков. – Әгәр дә таныш булмаган кеше “Авито”га игълан турында шалтыратса, аның үтенечләрен, картагызның мәгълүматларын бирергә ашыкмагыз. Әгәр дә җинаятьче корбаны булсагыз, кичекмәстән 02 яисә 112 полиция телефонына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев