Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

100 меңнән миллионга кадәр

Суд приставлары һәм финанс-бюджет палатасы вәкилләре шәһәрдәге бурычлары күп булган кешеләрне табу һәм әҗәтләрен түләттерү буенча рейд үткәрделәр.

Бу көнне белгечләр физик һәм юридик затлар буенча бурычлыларны барладылар. Кайбер затларның бурычлары 130 меңнән бер миллион сумга кадәр тәшкил итә. 


Рейд барышында чәчтарашларның берсендә бурычны каплату хисабына дүрт мең сумга якын булган фенга арест салына. Әҗәтлегә карата суд приставлары хезмәткәрләре аңлату эшләре алып бардылар. 


Икенче очракта фатир хуҗасы өйдә булмый. Хуҗабикә сүзләренә караганда ул икенче шәһәрдә эшли һәм соң гына кайта. Закон сагында торучылар, физик зат үзвакытында салымнарын түләсен өчен, әлеге гаиләнең көнкүреш техникасына арест салдылар. 


Суд приставлары бурычларын түләттерү өчен милеккә арест салу нәтиҗәле чара булуын билгелиләр. “Бурычларны түләсәң – күңелең тыныч булыр, – диләр закон сагында торучылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев