Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алдау юлы белән субсидия алу җәзага илтә

Керемнәре булмаган кешеләрнең күбесе эш урыны эзләп Халык мәшгульлеге үзәгенә чынлап мөрәҗәгать итә. Ләкин алар арасында алдау юлы белән субсидия алуны максат итеп куйган нмуссыз затлар да бар.

Закон нигезендә “эшсез” статусы
Һәр кеше, теркәү адресына бәйсез генә, эш эзләп үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Ләкин, “эшсез” статусы алу өчен ул яшәү урыны буенча мәшгульлек службасы органы аш узарга тиеш. Мәшгульлек үзәге социаль түләүләрне законсыз дип тапса, алынган средстволар кире кайтарыла. Эшсезгә алынган социаль түләүләрне, вакытын билгеләп, ирекле рәвештә кайтарырга тәкъдим ителә. Кагыйдә буларак, гражданнарның күбесе, алдау юлы белән социаль түләүләрне алса да, судка кадәр барып җитмичә зыянны ирекле рәвештә кайтара. Акчалата средстволарны капларга теләмәгәннәргә мәшгульлек үзәге законсыз алынган акча средстволарын суд аша түләттерә.


Алдау һәм аларны булдырмау өчен мәшгульлек службасы белгечләре көн саен эш алып баралар.


– Әлеге юнәлештәге эшчәнлектә безнең бурыч, – дип билгеләде Мәшгульлек үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева, – алдау юлы белән социаль түләүләр алуның бер генә фактын да игътибарсыз калдырмау. Хокук бозучыларга карата гамәлдәге закончалык нигезендә законсыз алынган суммаларын түләттерүдә тиешле чаралар күрелә.


“Бизнесмен” килешү шартын бозды
Мәшгульлек Үзәгендә шундый бер очрак теркәлде. Бер менделеевлы “2014-2010 елларга Татарстан Республикасында халык мәшгульлегенә йогынты күрсәтү” дәүләт программасы буенча эшсезләрнең мәшгульлегенә йогынты ясау буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве каршында бер мәртәбә була торган финанс ярдәме ала.


Шулай ук яңа эшкуар дәүләт теркәве өчен документлар әзерләүгә бер тапкыр бирелүче финанс ярдәменнән файдалана. Әмма, ул эшмәкәрлек эшчәнлеген вакытыннан алда туктата, шуның белән килешүне боза. Нәтиҗәдә район суды белән Мәшгульлек үзәгенә 100 мең сумнан артык кайтарырга тиеш була. Менделеевлы суд вердиктына ризасызлык белдерә, ТР Югары судына шикаять бирә. Эшне тикшереп, Югары суд беренче инстанция эшен үзгәрешсез калдыра. Мәшгульлек үзәге менделеевларның исләренә төшерә: алдау юлы белән субсидия алучыны җинаять җәзасы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев