Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов һәм шәһәр предприятиеләре вәкилләре 10 нчы хокук төзәтү колониясендә булдылар
Кунаклар учреждениенең җитештерү цехларын карадылар һәм киләчәктә бердәм проектлар оештыру мөмкинлеге белән үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Әлеге юнәлештә җитештерү буенча үз эше турында учреждение начальнигы урынбасары Андрей Кузнецов сөйләде. Предприятиеләр җитәкчеләре тегү, җиһазлар ясау, агач эшкәртү, сувенир продукцияләре цехларында, полимер эшләнмәләр һәм икмәк пешерү йортында булдылар.
Очрашуга йомгак ясап, башкарма комитет җитәкчесе В.Фролов учреждение территориясендә җитештерүне җәелдерүнең мөһим роль уйнавын билгеләде. Ул колония начальнигы Сергей Харкевичка рәхмәт һәм киләчәктә тыгыз хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.
– Район хакимияте яклавы һәм уртак тырышлык белән без юлдан читкә тайпылучыларның бер өлешен нормаль, закон кушканча яшәүче гражданнар итә алачакбыз. Моннан тыш, билгеле бер белем һәм тәҗрибә туплаучылар ирегеннән мәхрүм ителгән урыннардан чыкканда эш таба алачаклар, – дип билгеләде С.Харкевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев