Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек кешедән саклан

Агымдагы елның язгы кичендә Менделеевскида яшь ир-ат алкоголь кулланып руль артына утыра һәм шәһәр урамнары буйлап җилдерә. Ләкин ул хокук сакчыларының күзенә чалына, машина куучы тоткарлана.

Әлеге транспорт йөрүче Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә, 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла һәм бер ел да сигез айга машина йөртү хокукынннан мәхрүм ителә.

– Шунысын да билгелик, мондый хәлләр безнең шәһәрдә еш була. 2019 елда район юлларында автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 130 кеше тоткарланды һәм административ җаваплылыкка тартылды, – дип билгеләде мировой судья Юлия Шәрифҗанова, – ә агымдагы елның биш аенда – 50дән артык ваемсыз транспорт йөртүче.

Исегезгә төшерәбез, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, исерек хәлдә (алкоголь, наркотик куллану яисә башкача), реакцияне һәм игътибарны киметүче дару препаратлары тәэсирендә, авыру килеш яисә талчыккан кыяфәттә транспорт белән идарә итү тыела. Һәм бу сүздә генә түгел. Бу безнең һәммәбезнең куркынычсызлык гарантиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев