Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Менделеевскида коронавирус турында фейк дөреслеккә туры килми

Оператив штабта мессенджерларда тавыш хәбәре белән таралган мәгълүматны кире кактылар.

Шәһәр власте вәкилләре менделеевлыларны тикшерелгән чыганакларга гына ышанырга һәм интернетта Үзәк район больницасына читтән пациентлар китерелүе турында хәбәрләр таратмаска өндиләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин сүзләренчә, шәһәрдә хәл контрольдә. Коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк. Паникага һәм провокацияләргә бирелергә кирәкми.

Исегезгә төшерәбез, соцчелтәрләрдә белә трып ялган мәгълүмат урнаштырган өчен административ җаваплылык каралган. Әлеге канунны бозган өчен бер менделеевлыга 30 мең сум штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев