Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Менделеевскиның шәхси мунчасында янгын чыкты

Революция тавы урамында мунча януы турындагы хәбәр «01» пультына 20 мартта 17:11дә кабул ителә.

Сигез минуттан вакыйга урынына 86 нчы янгыннан саклау часте экипажы хезмәткәрләре килә. Сигез минутта вакыйга урынында булган янгын сүндерүчеләр 60 квадрат метрлы мәйданда мунчаның эчке ягы януын күрәләр. "Кызыл әтәч"не сүндерүгә 39 минут сарыф ителә.

Районның янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Дамир Галиуллин сүзләренчә, янгында беркем дә зыян күрмәде.

— Матди зыян ачыклана. Янгын чыгуның сәбәбе — мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, — диде Дамир Әнвәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев