Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенниклар уйлап чыгарырга оста

Республикада мошенниклар йортларга һәм фатирларга МЧС хезмәткәрләре булып киләләр.

Алар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча биналарны тикшерәләр һәм үзләреннән автоном янгын белдергечләре (АПИ) сатып алырга һәм урнаштырырга тәкъдим итәләр яисә газ саркып югалуын ачыклыйлар. Бер датчик өчен мошенниклар 1500дән 3 мең сумга кадәр алалар, ирекле сатуда аларның бәясе 300-500 сум гына. Аны урнаштыру өчен ике шөреп яисә скотч җитә. Үзләрен МЧС кешеләре дип таныттыручы шикле кешеләргә юлыкканда алардан бер нәрсә дә сатып алырга кирәкми, телефоннан шалтыратып сезнең районда МЧС хезмәткәрләре тикшерү яисә профилактик чаралар үткәрәме-юкмы икәнен белергә кирәк, дип кисәтә ведомство.

Сезнең янга чынлап та МЧС хезмәткәре килүен белү өчен (843) 288-46-96 буенча ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә ТР буенча МЧС.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев