Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Полицейскийга йодрык белән

Күптән түгел район суды власть вәкиленә карата көч куллану турында җинаять эше буенча гаепләү хөкем карары чыгарды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче ханым каты исерек хәлдә йорт подъездында танышлары белән тавыш чыгара, әхлаксыз сүзләр белән тиргәшә. Анда яшәүчеләр тарафыннан чакырылган полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен бозуны туктатуны таләп итәләр. Ләкин компания ул сүзләрне игътибарга алмый. 35 яшьлек шәһәрлене служба машинасына озатканда ул полицейскийның тәненә йодрыклары һәм аяклары белән суга башлый.

Суд хулиганны РФ Җинаять кодексының 318 нче маддәсе 1 нче өлеше – вазифаи бурычларын үтәгәндә власть вәкиленә карата көч куллану белән янау буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты. Прокуратура җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Җәнҗалчы ханым суд утырышында үз гаебен тулысынча таныды. Район суды сугыш чукмарына шартлы рәвештә бер елга кадәр шул ук вакытка сынау вакыты белән ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Бу вакыт дәвамында ханым шартлы хөкем шартларын үтәргә, җинаять-башкару инспекциясенә билгеләнгән вакытка килеп күренергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев