Полициягә ярдәмгә уяулык
Россия ЭЭМ район бүлегендә ведомство җитәкчелеге катнашында Иҗтимагый совет утырышы булды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр җирле полициянең гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара йогынтысына багышланды. Совет эше барышын безнең корреспондент Евгения Кожеева күзәтте.
41 җинаятькә
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Иван Егоров сүзләренчә, соңгы елларда районда җинаятьчелек дәрәҗәсе динамикасы кими. 2018 ел йомгаклары буенча алдагы ел белән чагыштырганда җинаятьләр 41гә азрак. Үтерүләр, урлаулар, талаулар саны, шулай ук хокуксыз автомото транспортка ия булу фактлары арткан. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу, көчләү, складлардан һәм базалардан, кибетләрдән, торак йортлардан урлаулар, янаулар кимегән.
Интернет-афералар
Менделеевск полициясе төрле мошенниклык очраклары артуын билгели. Узган елда шундый 25 очрак теркәлгән. Афераларның күпчелеге интернет аша башкарыла. Андыйлар 15 факт. Еш кына югалган документларны кайтарганда бүләкләүләргә, интернет-сәүдә мәйданнарында бер аукционнан икенчесенә акча күчерүне сәбәп итеп товар сатып алу яиә сату буенча еш кармакка эләгәләр. Шуның өчен бүлек җитәкчелеге менделеевлыларны уяу булырга һәм мошенниклар капкынына эләкмәскә чакыра.
Иҗтимагый совет әгъзалары һәм полицейскийлар балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсүенә, юлларда исерек транспорт йөртүчеләр белән булган хәлләргә борчылалар.
– Халыктан алынган мәгълүматларның берсе дә игътибарсыз калмый. Без ачык. Барлык хокук бозулар да теркәлә һәм кыска вакытта закон буенча хәл ителә, – дип очрашуны тәмамлады И.Егоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев