Проблема булмасын дисәгез, исәпләүне түләгез
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары Менделеевск юлларына рейдка чыктылар. Закон сагында торучылар транспорт йөртүчеләрне туктаттылар һәм бурычлары бармы-юкмы икәнлекне тикшерделәр.
Әҗәтлеләрне ачыкларга күзәтү камералары ярдәмгә килде. Алар тизлекне арттыру мизгелләрен теркәп кенә калмады, бурыч барлыгын да күрсәтте. Система алиментлар, салымнар, штрафлар һәм кредитлар буенча әҗәтлеләрне ачыклады.
Мәсәлән, күзәтү кырына үзебезнең илдә эшләнгән машина эләкте. Приставлар транспорт иясенең банкка 40 мең сумнан артык бурычы барлыгын белделәр.
− Өч мең сумнан да артык бурычы булучының автомобиленә арест салына. Әгәр дә әҗәтнең суммасы зур түгел икән, автомобиль штрафтукталышка куела, − ди суд приставлары бүлегенең өлкән белгече Анастасия Григорьева.
Рейдлар дәвам итәчәк, диләр безгә ЮХИДИ вәкилләре. Шуның өчен менделеевлыларны, проблемалар булмасын өчен, исәп-хисапларын үз вакытында түләргә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев