Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сак булыгыз, мошенниклар

1 нче мәктәп базасында прокуратура хезмәткәре өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.

Район прокуроры Ришат Шакиров 1 нче мәктәп укучыларына мошенниклыкның төрләре һәм аннан саклану чаралары турында сөйләде, шулай ук мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклау темасын күтәрде.

Очрашу барышында Ришат Наилевич укучыларга мошенниклык өлкәсендә гамәлдәге закончалыкның төп кагыйдәләре, Интернет челтәреннән файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде, җыелганнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Ппрокурор укучыларга урамда тәртип кагыйдәләрен сакларга киңәш итте, комендант сәгатен үтәргә онытмаска кирәклеген искә төшерде. Ул шулай ук спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тартуның зарары, аларның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында хәбәр итте.

Нәтиҗәдә, укучылар хокукка каршы гамәлләр һәм җинаятьләр кылмау өчен тиешле мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев