Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.
Волонтерлар мәгълүматы буенча, кызның буе 160 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, җирән чәчле, күзе яшькелт-зәңгәр төстә.
Өстенә кара төстәге кыска пуховик, соры свитер, чалбар, соры-алсу төстәге шарф, аягына кара ботинка кигән. Үзе белән кара биштәр алган, дип яза «Татар-информ».
Кызның кайда икәнлеген белүчеләр яки аны күрүчеләр булса, 8-967-46-64-911 яисә 112 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.
Нет комментариев