Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Татарстанда 2021 елда илкүләм проект буенча 245,7 км юл ремонтлауга 5 млрд сум тотылган

Бу турыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Тагын өч зур проектка 7 миллиард сум юнәлтелде. Аларның берсе – Казан – Шәмәрдән автомобиль юлын ремонтлау. Объект 2021 елда файдалануга тапшырылды.

Калган икесендә эшләр дәвам итә: Казанның Несмелов урамыннан М-7 трассасына кадәр төзелә торган юлны – 2023 елда, Зур Казан боҗрасы магистралендәге участокны 2024 елда кулланышка тапшыру планлаштырыла.

Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүгә 370 миллион сум бүленгән. Бу финанс чараларына камералар, юл хәрәкәте көчен ачыклау датчиклары, хәрәкәт белән автомат идарә итү системалары, авырлык контроле системалары сатып алынган, юл хәрәкәте белән идарә итү платформаларын булдыру эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев