Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Укытучы эш дәфтәренә акча җыйган өчен җәзага тартылган

Департаментта искәрткәнчә, уку процессында эш дәфтәрләрен куллану мәҗбүри түгел.

Татарстанның Тукай районы мәктәпләренең берсендә сыйныф җитәкчесен эш дәфтәрләре өчен акча җыйганга җәза биргәннәр дип хәбәр итә «Актаныш информ» сайты мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты матбугат хезмәтенә сылтама белән

Алар хәбәр иткәнчә ата-аналардан эш дәфтәрләренә, шулай ук лампалар һәм жалюзилар сатып алуга карата да шикаять кергән. Тикшерү барышында лампалар һәм жалюзилар турындагы мәгълүматлар расланмаган - аларны мәктәпкә районара почтамт бүләк иткән, ләкин эш дәфтәрләрен сатып алырга мәҗбүр итү очрагы расланган. Укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

 

Департаментта искәрткәнчә, уку процессында эш дәфтәрләрен куллану мәҗбүри түгел, ләкин РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч мәктәптә мондый дәфтәрләрне «белем бирү процессының аерылгысыз өлеше» дип саный, ул «укытуның нәтиҗәлелегенә сизелерлек йогынты ясый, чөнки укучылар тарафыннан язма эшләрне башкару язу күнекмәләрен формалаштыра һәм вак моториканы үстерә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев