Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балалар сәнгать мәктәбендә Белем көне узды

БСМ мәйданында 1 сентябрьдә традицион «Белем көне» чарасы узды.

Анда яңа уку елын оештыру буенча сөйләштеләр, шулай ук пандемия чорында куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеге искә төшерелде.

Котлау сәламе белән чараның кунагы, Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова чыгыш ясады. Ул балаларны, ата-аналарны, укытучыларны яңа уку елы белән котлады. Җыелганнарны шулай ук Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова тәбрикләде, укуда һәм иҗатта уңышлар теләде.

Тамашачыны концерт номерлары белән Елизовета Ожиганова һәм Алия Мөбәракшина шатландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев