Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» һәм «Очарование» хореографик коллективлары концерты гаҗәеп булды

Балалар сәнгать мәктәбендә «Дуслык әйлән-бәйләне» отчёт концерты узды.

«Шатлык» һәм «Очарование» хореографик коллективлары тирән эчтәлекле куелышлар белән шатландырдылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

«Шатлык» һәм «Очарование» — җитәкчеләр, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналарын берләштерүче зур гаилә. Коллективлар барысын да сәхнә киемнәренең зәвыклыгы, башкару осталыгы, ихласлыклары белән сокландырдылар.

Биючеләрнең иҗат уңышлары район, республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә күп мәртәбәләр дипломнар белән билгеләнде. Бәйрәм көнендә Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова коллективның һәр катнашучысын медаль һәм грамота белән бүләкләде. БСМ хезмәткәрләренә һәм костюмерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова барлык укучыларга һәм укытучыларга эстетик тәрбия бирүдә нәтиҗәле иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерде, «Шатлык» һәм «Очарование» коллективлары җитәкчеләре Надежда Хөрмәтуллинага, Дарина Смирновага һәм Гүзәл Зинәтуллинага, Гүзәл Гайсинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев