Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Барысы да бии һәм җырлый

"Юность" район мәдәният йортында узган "Безгә бу җирне саклау васыять" исемле XII район халык иҗаты фестивале гала-концерт белән тәмамланды. Фестиваль концерты вокал, хореография, сәхнә осталыгы, инструменталь жанр номинацияләрендә иң эчтәлекле һәм истә калырлык 45 номердан торды. Йомгаклау программасын заводлар, мәгариф учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары һәм башка предприятиеләр коллективлары әзерләде. Тамашачы...

"Юность" район мәдәният йортында узган "Безгә бу җирне саклау васыять" исемле XII район халык иҗаты фестивале гала-концерт белән тәмамланды.
Фестиваль концерты вокал, хореография, сәхнә осталыгы, инструменталь жанр номинацияләрендә иң эчтәлекле һәм истә калырлык 45 номердан торды. Йомгаклау программасын заводлар, мәгариф учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары һәм башка предприятиеләр коллективлары әзерләде. Тамашачы фестивальдә катнашучылар чыгышын җылы каршылады. Залдан "Афәрин, булдырасыз!" дигән сүзләр еш яңгырады.
"Менделеевсказот" коллективы чыгышын зал тын да алмый күзәтте: биючеләр күпяруслы фигуралар ясады, тамашачы көнчыгыш халыклары әкиятләрен, балык тоту маҗараларын хозур кылды. Карповлылар төрле жанрлы чыгышлары белән күңелне яулады. "Коммуналь фатир" сәхнә күренеше, "Россия", "Көнчыгыш язы" һ.б. биюләр менделеевлыларны битараф калдырмады һәм концертны бизәде. Мәгариф хезмәткәрләре чыгышы югары дәрәҗәдә булды. Авыл җирлекләре үзешчәннәре яхшы эшләү генә түгел, менә дигән чыгыш ясарга сәләтле икәннәрен дәлилләделәр.
- Бүген без берничә сәгать дәвамында искиткеч концерт карадык. Сәхнәдә яшьләрнең күп булуы куандыра. Менделеевскида яңа туган балалар да бии һәм җырлый, - дип шаяртты район башлыгы Игорь Привалов, фестивальдә катнашкан предприятие җитәкчеләрен һәм чыгыш ясаучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләп.
Өч сәгатьтән артык дәвам итүенә карамастан, концерт бер мизгелдә, югары, патриотик нотада үтте. "Россия", "Родимая земля", "Берегите землю", "Туган як" номерлары игълан ителгән теманы ачты.
"Бу җирне саклау безгә васыять" XII район халык иҗаты фестивале гран-приен Наис Җәләлетдинов яулады. Ул залны "Как упоительны в России вечера" инструменталь пьесасы белән әсир итте.
Гала-концерт фестивальнең район мәдәният тормышында әһәмиятле булуын тагын бер кат дәлилләде. Зал тулы булды. Чыгыш ясаучылар өчен җан атарга коллегалары, туганнары, дуслары килде. "Менделеевсказот" заводыннан Дмитрий Петровның әнисе Алевтина Петрова, апасы Ольга, гаилә дуслары түземсезлек белән аның сәхнәгә чыкканын көттеләр.
- Шәһәребездә талантлы кешеләрнең күп булуына елдан-ел ныграк гаҗәпләнәм. Концертның һәр номеры оригиналь һәм кызыклы. Фестивальгә канәгатьләнү хисе белән килдем, чөнки мәгариф бүлегеннән сеңлем чыгыш ясый, - дип фикере белән бүлеште Фәния Юнысова.
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Фестиваль Менделеевск яналыклары

2
X