Яр Чаллыда “Бию өермәсендә” II Ачык хореографик сәнгатенең Республика бәйгесе булды. Анда Балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» хореографик ансамбле (җитәкчеләре Н.Хөрмәтуллина, Д.Смирнова) лаеклы чыгыш ясап призлы урыннар яуладылар.
Өлкән төркем I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды, урта төркем – III дәрәҗә лауреат дипломына; кече төркем – II дәрәҗә дипломант.
БСМ шәкертләренә уңышлар юлдаш булсын!
Фото БСМ архивыннан
Нет комментариев