Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Данир Сабиров: «Безнең өйдә полный Менделеевск»

Менделеевлылар өчен чәршәмбе киче Татарстан Республикасының атказанган артисты Данир Сабировның чыгышы белән истәлекле булды.

Җырчы, юморист, пародияче, биюче. Бу рәтне Данир Сабировка карап бик озак дәвам итәргә мөмкин. «Талантливый человек талантлив во всем», ә татарчалатсак «Булганнан бар да була» нәкъ менә аның турында дисәм ялгышлык булмас мөгаен. Бу юлы да ул көчле тавышы һәм аңа гына хас юморы белән тамашачыны ике сәгатьтән артык үзенә каратып тотты. Артистның бу елгы концерт программасы «Кичә, бүген, иртәгә» дип атала. Әлеге концепциягә туры китереп мәдәни чара барышында кәмит видеолар һәм диалоглар берсен берсе алыштырды. Көлеп, күздән яшь чыккан мометлар өчен аларны уйлап табучы һәм куючыларга да тиешле бәя бирергә кирәк. 


Гомумән Данир Сабировның концерты юмор белән үрелеп баруы гадәти күренеш. Юмор белән ул җитди темаларны да күтәрә. Шуларның берсе татар теле һәм аны саклап калуга игътибар артистның юнәлтүе. Моның буенча Д. Сабиров яхшы тезис әйтә: «Татар телен сакларга түгел, анда сөйләшергә кирәк»! Баксаң, ул әти һәм гаилә башлыгы буларак бу сорауга җитди килә икән.

«Безнең өйдә полный Менделеевск», — ди ул кызларының әкеренләп рус теленә күчеп барулары турында.

Хәер җаваплы әти туган тел өчен көрәшү ысулын да тапкан һәм аны тамашачы белән дә бүлеште. Аның әйтүенчә әлеге ысул инде җимешләрен дә бирә башлаган.

«Бер вакыт рус телен «гел аңламый» башладым, — ди ул. — Балалар русча нидә булса сорасалар аңламамышка салышам һәм алар теләкләрен татарча әйтергә мәҗбүр булалар. Әгәр әти-әни таләп итсә, балалар татарча сөйләшә башлый икән бит!» 


Концерт тәмамлангач та тамашачылар таралышырга ашыкмадылар, яраткан артистлары белән фото төшеп, аңа соклануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев