Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эшләргә, җырларга һәм биергә

«Аммоний» АҖ дус һәм тату коллективы гына шулай эшли ала.

Заводлылар ел сан үткәрелүче VII «Наше время - Безнең заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләр ачык республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналында сәләтләрен күрсәттеләр.

Агымдагы елда анда катнашу өчен гаризаны 179 предприятие һәм оешма вәкиле бирде. Җиңү өчен 18дән 35яшькә кадәрге эшләүче яшьләр ярышты – шәхси башкаручылар һәм иҗат коллективлары.

Фестиваль дүрт номинация буенча узды: музыка, хореография, дан минуты һәм предприятиенең визит карточкасы. «Аммоний» АҖ иҗат коллективы барлык номинацияләрдә катнашып үз номерларын тәкъдим итте һәм призлы урыннар яулады.

«Иҗатта эчкерсезлек» номинациясендә Илдар Фаразетдиновның «Кеше юлы» авторлык шигыре махсус приз белән билгеләнде. Вокал ансамбльнең «Ак каен - Ой, то не вечер» җырлары, «Төнбоеклар» җыры белән Ксения Дунаева һәм Айсылу Касыймова дуэты «Музыка» номинациясендә икенче урынны яулады. Хореографик коллективка «Случай на ранчо» биюе өчен икенче урын бирелде, «Деревенские забавы» композициясенә беренче урын өчен кубок һәм диплом тапшырылды. «Дан минуты» номинациясендә ир-атлар составы «Хлопуха» биюен тәкъдим иттеләр һәм беренче урынга лаек булдылар. «Чүл дә чәчәк атар» исемле визитка-презентацияне оригиналь башкарып яшьләр предприятие эшчәнлегенең спецификасын күрсәттеләр. Барлык номинацияләрдә дә уңышлы чыгыш ясап, «Аммоний» АҖ иҗат коллективы беренче гомумкоманда урынын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев