Гимназиядә «Peace, friendship, spring» нәфис сүз осталары бәйгесе узды
Мәдәният

Гимназиядә «Peace, friendship, spring» нәфис сүз осталары бәйгесе узды

Чарада 2-11 сыйныфлардан 48 бала катнашты.

Конкурсның исеме инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «Тынычлык, дуслык, яз» дип атала. Әлеге чарада 2-11 сыйныфлардан 48 бала катнашты. Конкурсанларны инглиз теле укытучылары И. Павлова һәм Э. Баһаветдинова әзерләделәр. 
Жюри әгъзалары укучыларны 4 критерий буенча бәяләде: артистлык, сәнгатьле сөйләм, хис-тәэсирләрне белдерү, башкару осталыгы. 
Барлык укучылар да югары нәтиҗә күрсәттеләр һәм бәйгедә катнашучылар, призерлар, җиңүчеләр грамоталары белән бүләкләнделәр. Һәр конкурсант өчен татлы призлар алу күңелле сюрприз булды.


Нет комментариев