Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗат коллективлары чыгарылышларына таныклыклар

С.Гассар исемендәге иҗат коллективлары чыгарылышлары укуны тәмамлау турында таныклык алдылар.

Тантана геройлары өчен бихисап котлаулар һәм теләкләр юлланды.

«Кристалл» эстрада халык биюе ансамбле оешуга агымдагы елда 33 ел була. Ел саен Анна Рябова, Анастасия Понькина һәм Виталий Криль җитәкчелегендәге коллектив Гран-при яулый, шулай ук престижлы конкурслар һәм фестивальләрнең лауреаты, дипломанты. Бу уңышларны яулауда чыгарылышларның да сизелерлек өлеше бар, ә алар быел тугыз.

Эльвина Истиева «Шаян» ансамбле һәм Ә. Ахунов исемендәге театр чыгарылышы.

− «Шаян»га биш яшемдә килдем. Нәкыя Шамилевна балалар бакчасында биюләр өйрәтә иде. Миңа аның халык биюләрен югары дәрәҗәдә тәкъдим итүе ошады, − ди 18 яшьлек кыз.

Эльвина «Алиса в стране чудес» һәм «Волшебная лампа Алладина» спектакльләрендә уйнады.

− Театрга ике ел элек килдем. Кыска гына вакытта мине әлеге гаҗәеп дөнья үзенә җәлеп итте. Безнең коллектив дус булды, аңлашылмаучанлыклар сирәк була иде. Спектакльдә уйнау җиңелләрдән түгел, күнекмәләргә озак вакыт һәм көч кирәк, әмма җитәкче ярдәме белән бар да яхшы бара, − дип фикерен белдерә Истиева.

Кызлар һәм егетләргә котлау сүзләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте:
− Безнең чыгарылышлар үзләренең ялкынлы чыгышлары белән районның концерт мәйданнарында гына түгел, халыкара, бөтенроссия, республика дәрәҗәсендә тамашачының ихтирамын һәм хөрмәтен казана. Сез Менделеевск данын бер мәртәбә генә якламадыгыз, төрле бүләкләр алып кайттыгыз. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, − дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев