Балалар китабы атнасы укырга яратучылар иленә сәяхәт белән тәмамланды.
Балалар хәзинә, күмелгән гадәти булмаган утрауга эләктеләр. Андагы байлыкларга барып җитү өчен аларга шигырьләр залы, табышмаклар тавы, тарих елгасы һәм спорт кырын үтәргә кирәк булды. Балаларга әкият геройлары пиратлар (Ксения Моратова һәм Дмитрий Соловьев), Винни-Пух (Данила Моратов), Пятачок (Ольга Куликова), Емеля...
Балалар китабы атнасы укырга яратучылар иленә сәяхәт белән тәмамланды.
Балалар хәзинә, күмелгән гадәти булмаган утрауга эләктеләр. Андагы байлыкларга барып җитү өчен аларга шигырьләр залы, табышмаклар тавы, тарих елгасы һәм спорт кырын үтәргә кирәк булды. Балаларга әкият геройлары пиратлар (Ксения Моратова һәм Дмитрий Соловьев), Винни-Пух (Данила Моратов), Пятачок (Ольга Куликова), Емеля һәм магистр Всезнайка (Кирилл Иванов), Фея (Ульяна Кузнецова), китап укучылар Диләрә Муллагалиева һәм Камилла Садыйкова ярдәм иттеләр.
- Китап уку - иң яхшы мавыгу, - диде үзәк китапханә системасы директоры Людмила Красноперова, А.Пушкин сүзләреннән өзек китереп һәм бүләкләүләргә кереште.
Бәйрәмдә 2012 елның китап уку буенча лидерлары - балалар китапханәсенә даими йөрүче Диана Маликова, Ярослав Березин, Эмилия Шиһапова, Рүзәл Исмәгыйлов, Злата Переина, Алина Овчарова һ.б. лар бүләкләнде.
Шулай ук "Минем яраткан китабым" презентацияләр бәйгесендә катнашучыларны да билгеләделәр. Җиңүчеләр күп булды. Тамашачыга Виталий Миронов (педагог Альберт Галиев) башкарган иң яхшы эшләрнең берсе күрсәтелде. Ул Евгений Чарушинның "Дуслар" дигән китабын ярата. "Һәр баланың бу китапны укып чыгуын телим. Бәлки шул вакытта иясез йорт хайваннары кимрәк булыр иде", - дип яза ул.
Балалар китапханәсе белән хезмәттәшлек итүче башлангыч сыйныф педагоглары, чараны оештыручы Ирина Марготнова һәм Елена Назарова да читтә калмадылар. Рәхмәтле тамашачы аларны көчлерәк алкышлады.
- Балаларга чын бәйрәм оештырдылар, укучылар канәгать, - ди 1 нче гимназия педагогы Людмила Крюкова.
- Сәяхәт күңелле булды, безгә ошады. Сыйныфташларыбыз Камилла Садыйкова һәм Айгөл Сәетгәрәева бүләкләнделәр, - диләр 4 нче мәктәпнең 1 а сыйныфы укучылары.
Вәсилә Мортазина
Нет комментариев