Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Көмеш йолдызлар «Балкышы»

Менделеевскидаа ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» IX Республика фестиваленең район этабы узды.

Үз талантын күрсәтергә районның барлык торак пунктларыннан көмеш яшьтәге артистлар җыелды, барлыгы 39 иҗади номер тәкъдим ителде. Ветераннар җәмәгать тормышында гына түгел, сәхнәдә дә алгы сызыкта икәнлекләрен исбатладылар.
– Сезнең осталыгыгызга сокланмый мөмкин түгел, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга ветераннар Советы рәисе Габибулла Ахмедов. – Сез өй мәшәкатьләрен бер читкә куеп фестиваль темасына туры килерлек иҗади номерлар сайладыгыз, репетицияләргә йөрдегез. Тамашачы да зур дулкынлану белән көтә: һәркайсыгызның югары дәрәҗәдә чыгыш ясавына беркем дә шикләнми.
Фестиваль быел Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уза. Ике сәгать дәвамында сәхнәдә Ватанга мәхбәт, патриотизм белән сугарылган төрле телләрдә җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
– Тормыш иптәшемне һәм хупларга якларга килдем, – дип уртаклашты Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин. – Хатыным җыр башкара, апа шигырь сөйли.
– Хор һәм «Күңелле әбиләр» ансамбле составында чыгыш ясадым, – диде Фәния Мөбәракшина. – Районда сәнгатькә битараф булмаган ветераннарның күплеге куандыра.
Габибулла Ахмедов рәислегендәге составына районның тәҗрибәле сәнгать эшлеклеләре кергән компетентлы жюрига сайлау ясавы кыен булды. Сайлап алу турын узган зирәк яшьтәге артистлар районыбызны республикада тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев