Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Меделеевскида М. Мәһдиев пьессасына нигезләнгән фильм күрсәтелде

Татар кинолары телне һәм мәдәниятны популярлаштыруда зур роль уйныйлар.

 Шул уңайдан «Юность» кинотеатрында татарча киноларның әйләнешкә чыгуы зур игътибарга лаек. 

«Татар фильмнары белән кызыксынучылар бар әлбәттә, ләкин, кызганычка каршы, күп түгел. Бу юлы без тамашачыга Мөһәммәт Мәһдиевнең «Без − 41 ел балалары» повестенә нигезләнеп куелган картинаны тәкъдим иттек», диде директор Миләүшә Канипова. 

Яшь режиссёр Әмир Галиәскәров куйган кино, чыннан да, тамашачы күңеленә хуш килде. Мәктәп программасы буенча күпләргә таныш булган бу повестьне яратмаган кеше юктыр. Юмор катыш бирелгән сугыш чоры авырлыклары яшьләрнең дә, өлкән буынның да күңеленә үтә һәм уйланырга мәҗбүр итә. 

Мәдәни кичә аралашу, тәэсирләр белән бүлешү белән тәмамланды. Тамашачыларга фикерләрен фильмның продюссеры Миләүшә Айтугановага җиткерү мөмкинлеге бирелде. Теләгән һәр кеше кичерешен кечкенә хатка салып М.Каниповага тапшырды. Ул бу хатларларны адресатка юлларга сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев