Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Меделеевскида халык иҗаты фестивале тәмамланды

Шәһәр оешмалары, бюджет учреждениеләре һәм предприятеләре чыгышларын «Аммоний» АҖ хезмәткәрләренең концерты йомгаклады.

Менделеевскида «Аммоний» АҖ хезмәткәрләренең концерты белән халык иҗаты фестивале тәмамланды.
Коллектив бай эчтәлекле һәм үзенчәлекле программа тәкъдим итте. Анда кызыл җеп булып предприятиенең эш көннәре, патриотлык, кече ватанга мәхәббәт темалары үрелде. Заводлылар лаеклы хезмәт куялар, җитештерүдә яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, шул ук вакытта барлык район күләмендә генә түгел, республика дәрҗәсендәге мәдәни һәм спорт чараларында да актив катнашалар.


«Аммоний» артистлары бу турыда биюләр, җырлар һәм хәтта шаян куелышлар аша да җиткерделәр. Алар үзләрен мега-талантлы дип атадылар һәм бу дөрес тә. Предприятие хезмәткәрләре сүзләренчә, әлеге вакытта ике коллегалары махсус хәрби операция зонасында. Аларның видеомөрәҗәгате концертка сюрприз булды, ә икеләтә күңелле мизгелләр — сәхнәгә чыгулары, мобилизацияләнгәннәрнең берсе әлегә кыска вакытлы ялда.

«Гадәттә чараны тәмамлагач нокта куярга кирәк, ләкин сезнең очракта мин күп өндәү билгеләре куяр идем, — дип мөрәҗәгать итте артистларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева. — Зур иҗади потенциалыгыз, искиткеч номерларыгыз өчен рәхмәт, сез сәхнәдәге һәр чыгышыгызны зур бәйрәмгә әверелдерә беләсез».

Котлауларга «Аммоний» АҖ генераль директор урынбасары Юрий Разбежкин кушылды, фестивальдә катнашучыларга ихластан рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев