Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевлылар «Балакаем» спектаклен карадылар

Ул Балалар сәнгать мәктәбе залында узды.

Тойгуҗа клубының «Дөрешкәй» театрал коллективы (җитәкчесе Гөлнара Гайфетдинова) пьесаны очраклы сайламады. Драманың темасы актуаль – яшьләр һәм наркотиклар.

Спектакль дәвамында баш геройлар – Ильмира (Гөлнара Гайфетдинова) һәм Айрат (Салават Хуҗин) наркотиклар ятьмәсеннән котылырга тырышалар. Ләкин наркотик сатучыларга барыбер: аларга керем кирәк.

Нәтиҗәдә ата-ана иза чигә. Спектакльнең иң дулкынландыргыч, йөрәкләрне әрнеткән мизгеле, яшь кешенең сеңлесен (Риана Гайфетдинова) чираттагы дозага сатуы. Финалда яшь гомерләр өзелә. Айратның әти-әниләренә (Рафит Сафин, Рәзилә Сафина) гомерлек кайгы.

«Наркотиклар куллану аяныч нәтиҗәләргә китерә. Бу турыда уйланырга кирәк», – дигән фикергә килде тамашачы, артистларның чыгышын югары бәяләп.
Менделеевлылар күзләре яшьләнеп аягүрә алкышладылар, изге теләкләр әйттеләр һәм киләчәктә дә иҗат коллективына уңышлар теләделәр.
Асия Мөхәмәтханова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев