Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевск биючеләре Мәскәүдән җиңү белән кайттылар

«Кристалл» һәм «Шаян» ансамбльләре беренче дәрәҗә лауратлары дипломнарына ия булып финалга уздылар.

Россиянең башкаласында менделеевлылар да катнашкан «Сияй» халыкара хореография бәйгесенең ярымфиналының гала-концерты узды. 
Данлыклы «Кристалл» һәм «Шаян» ансамбльләре ике көн дәвамында маркаларын тоттылар һәм җиңү белән әйләнеп кайттылар. Аларны әти-әниләре, дуслары һәм укытучылары каршы алдылар. Алар чәчәкләр, шарлар, язмалар һәм хлопушкалар белән кечкенә бәйрәм оештырдылар.

Коллективлар жюридагы Егор Дружинин, Елена Баркайтис, Андрей Иванов һәм Юрий Деревягин хөкеменә иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.Шул рәвешле «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең «Что я в жизни успел» композициясе икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, ә «Дөрли Болгар учаклары» биюе хөкемдарларның югары бәясенә лаек булып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә генә казанып калмый бәйге гала-концерт ының финал чыгышы итеп тә сайланды. 

«Шаян» атказанган халык иҗаты коллективы «Усалпа керешни» чуаш биюе белән беренче дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук коллектив «Күбәләк» композициясе өчен «Иң уңышлы костюм сайланышы өчен» махсус приз белән бүләкләнде. Жюри бию сюжетының дөрес чишелешен һәм костюмнарның грамоталы сайланышын ассызыклады.

«Кристалл» һәм «Шаян» ансамбльләре 3-6 ноябрьдә Мәскәүдә узачак финалга үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев