Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевск районы Можгада Сабантуе бәйрәмен үткәрүне оештырды

Бәйрәмне ат чабышлары ачып җибәрде.

Өч стартта Удмуртия һәм татарстанның Менделеевск, Әгерҗе районнарыннан, ярым токымлы атлар, чиста токымлы айгырлар һәм чиста токымлы бияләр һәм аларның җайдаклары көч сынаштылар. Чабышкыларның токымына кармастан һәр узыш тамашачыларны киеренкелектә тотты. Күп очракта фаворитлар иңгә иң куешып бардылар. Менделеевск җайдаклары да лаеклы узыш, тигез көндәшлек күрсәттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр белән сөендерделәр. «Таҗиев» КФХнан Мансур Таҗиев «Авангард» кушаматлы ярым токымлы атта икенче урынны яулады.


Чиста токымлы бияләр арасында беренчелекне һәм Можга мэры призын Менделеевскидан Полина Кузнецова яулады. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев призын Әгерже районы спортчысы Әнәс Кәримов алып кайтып китте. 


Чабышны Менделеевск «Фаворит» ат спорты мәктәбе тәрбиләнүчеләренең чыгышлары тәмамлады. Карина Шиляева һәм Амелия Штенникованың ат өстендә оста итеп киртәләрне кичүләре тамашачыларны шаккаттырды. «Алтын» кушаматлы атта Амелия тәүге тапкыр 1 метр 50 см биеклекне алды.
Чара шәһәр паркында дәвам итте. ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Татарстан Республикасы Рәисенең котлавын җиткерде. Ул можгалыларны һәм шәһәр кунакларын чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте һәм хатны укыды. Шулай ук җыелганнарга район башлыгы Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.


Бәйрәм массакүләм күңел ачу белән барды: кунаклар милли ишегалларына керделәр, уеннарга катнаштылар, чәк-чәк һәм үлән чәе белән сыйландылар. 
Стадионда милли көрәш ярышы узды. 90 килограммга кадәрге авырлыктагы спортсменнар арасында Абсолют батыр исемен Камай авылынан Ренас Кәлимуллин яулады. Ул Менделеевск районыннан бүләк итеп тәкә алды. Шул ук категориядә өченче урында 56 яшьлек спорт сөюче Илһам Гобәйдуллин калды.


Бәйрәмнең тантаналы өлешен Менделевск шәһәренең иҗади коллективлары ачтылар. Алар язгы кыр эшләрен һәм Сабантуйның милли традицияләрен тасвирлаучы тамаша тәкъдим иттеләр. Тамашачылар Менделеевск артистлары чыгышннын ләззәт алдылар һәм ярышларга теләп катнаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев