Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевск сәнгать мәктәбе театраллары һәм биючеләре сафы тулыланды

Анда беренче сыйныф укучыларын кабул иттеләр.

БСМда беренче сыйныф укучыларын театраллар һәм биючеләр сафына кабул иттеләр. Балалар театрның йорт иясе белән очраштылар. Алар һәрвакыт ярыктан актерларның ничек уйнауларын күзәтәләр һәм сүзләрен онытучыларга ярдәм итәләр. Йорт ияләре укытучылар белән бергә балаларның тылсымлы Театр илендә калырлармы-юкмы икәнен тикшерделәр. Балалар барлык биремнәрне дә үтәделәр һәм алар йорт ияләренә караганда театрны яратуларын исбатладылар.
Котлау сүзләре белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Хөрмәтуллина чыгыш ясады. Ул балаларга «Театрал сафларына кабул итү» һәм  «хореографли сафына кабул итү» дипломнарын тапшырды.


«Хәерле юл сезгә, балалар! Бу бәйрәм сезнең театрал тормышта иң яхшы вакыйгаларның матур башлангычы булсын. Сезгә мавыктыргыч иҗат планнары, спектакльләр, кызыклы рольләр насыйп булсын, аларны театраль сюрприз буларак, башкарып кына калмыйча, тамашачыга бүләк итәрлек булсын», – диде Надежда Хөрмәтуллина.


/ фото БСМ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев