Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамланды

Йомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.

Алар җырлар, биюләр һәм сәхнә куелышлары ярдәмендә химик предприятиенең данлы тарихи юлыннан уздылар. Музыкаль елъязмада катлаулы сугыш еллары, Пастернакның Бондюгта булуы, данлыклы династияләр искә алынды.

«Без бүген гаилә архивын караган сыман булдык, — дип мөрәҗәгать итте заводлыларга район башлыгы Ләйсән Галеева. — Предприятие рус химиясенең бишеге, нәкъ менә заводта „Чыганаклар“ конкурсы оештырылды. Коллектив бүген дә киеренке хезмәттә, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша».

Коллегаларын предприятиенең башкарма директоры һәм профсоюз комитеты рәисе Марат Шәмсин һәм Рөстәм Борһанов сәламләделәр, артистларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырдылар. Халык иҗаты фестиваленең гала-концерты 26 апрельдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев