Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида иң яхшы нәфис сүз осталарын билгеләделәр

Районда Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган традицион нәфис сүз осталары бәйгесенең сайлап алу туры узды.

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан 1 нче мәктәптә “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре” исемле Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган традицион район нәфис сүз осталары бәйгесенең сайлап алу туры узды. 


« Шигърият бәйгесендә шәһәр һәм районның гомумбелем һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 4 тән 19 яшькәчә 70 бала катнашты, аларның иң яхшылары 25 апрельдә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узачак йомгаклау чарасында чыгыш ясаячаклар», – дип белдерде Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйхана Фәрхетдинова. 

 

 
Нәфис сүз осталары бәйгесендә бөек әдипнең шигырьләре татар, рус, мари һәм удмурт телләрендә яңгырады, шулай ук аның сүзләренә язылган җырлар башкару кичәне тагын да ямьләндерде. 
Конкурсантлар классик, милли, җирле шагыйрьләр әсәрләрен башкаруда, сәнгатьле сөйләмдә, сәхнә осталыгында, тамашачы белән камил аралашуда сыналдылар. 
Ел саен үткәрелүче чарада балалар Г.Тукайның туган як, туган ил, сабыйлар өчен язылган әсәрләренә өстенлек биргәннәр, шулай ук Муса Җәлил, Шәүкәт Галиев, Гәрәй Рәхим һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре дә яңгырады. Чара барышында бөек Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” һ.б. әсәрләре сәхнәләштерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев