Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида пионерия оешуның 100 еллыгын билгеләделәр

Чара ветераннар (пенсионерлар) Советы инициативасы буенча узды

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында Туган якны өйрәнү музеенда пионерия тарихын сөйләүче күргәзмә оештырылды. Шунда ук атрибутлар карарга мөмкин булды – кызыл галстук, пилотка, значок, быргы, барабан, дружина байрагы. 

Өстәлләр янында элеккеге пионерлар хәрәкәте активистлары урын алдылар. Җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров котлады. 

Истәлекләр кичәсе кызыклы һәм мавыктыргыч булды – пионер эшенә йогынтысы булган менделеевлылар, үзләренең эшчәнлекләре, тимурчылар хәрәкәте, патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү турында сөйләделәр. 

Чараны мәдәният сараеның яшь артистлар чыгышлары, пионер җырлары, речёвкаларын тыңлап карау бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев