Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида «Татарстанның алтын тавышы» − Филүс Каһиров чыгыш ясады

Музыкантларның бирелеп тере тавышка уйнауы җырчының көчле тавышы сыман ук тамашачыларны таң калдырды.

Ис киткеч, афәрин, грандиоз... Бу Филүс Каһиров һәм «Мирас» ансамбленә карата әйтелгән соклану сүзләренең бик аз өлеше генә. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты тәүге тапкыр Менделеевскига юбилей концерт программасы белән килде. Бу елны аңа 35 яшь, ә аның иҗатына 15 ел була. Филүс Каһировның иҗаты татар җырлары белән бәйләнеп күз алдына килсә дә, концертта төрек, испан һәм рус җырлары да башкарылды. Руслан Сафин и Илгиз Мөхөтдинов русча попурри башкарып тамашачы күңелен яуладылар. Артистларның һәр җыры утлы шоу һәм видео делән тулылындырылды, ә музыкантларның бирелеп тере тавышка уйнауы җырчының көчле тавышы сыман ук тамашачыларны таң калдырды.
Филүс Каһиров менделеевлылыарның җылы каршылауы һәм һәр җырга кушылып җырлауы, биюләренә аеруча сөенде. Концерт тәмамлангач без дә артист белән сөйләшә алдык.


−    Әйтеп бетергесез энергетика. Бу кадәр җылы кабул итәрләр дип көтмәгән идек. Бер тапкыр чыгыш ясарбыз да, аннан күз күрер дип уйладык. Хәзер исә Менделеевскины үзебез өчен ассызыклап куярга кирәк дигән фикергә килдем, тамашачылар да көтеп алачакбыз дип сүз бирделәр,− дип хисләре белән бүлеште ул.

Артист белән тулы интервьюны «Менделеевск яңалыклары» ның киләсе санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев