Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида Туган тел бәйрәме узды

Шагыйрьнең 136 туган көне алдыннан менделеевлылар да татарның бөек улын искә алып әдәби кичәгә җыелдылар.

Кичә балалар башкаруындагы шигырь тәлгәшләренә үрелеп, хөрмәтле кунакларның котлаулары белән тулыландырып барды. Чараның ерак кунагы Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф һәм мәдәният комитеты әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова менделеевлыларны Туган тел көне белән котлады, рәхмәт хатлары тапшырды, китапханәгә китаплар бүләк итте. 
Кичәдә шулай ук Г. Тукай премиясе иясе Факил Сафин һәм шагырә Әлфия Ситдыйкова катнаштылар.
Әдәбият сөючеләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде, район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән район мәктәпләренә 20 данә «Көмеш кыңгырау» балалар газетасына язылу бүләк итте. 
Кичә танатаналы тәбрикләү белән тәмамланды. Айдар Нәгыймович «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре» бәйгесе катнашучыларына, җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев