Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида «Үз йолдызыңны кабыз» исемле беренче район фестиваль конкурсы булды

Балалар сәнгать мәктәбендә район башлыгы патронажы астында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең балалар коллективлары арасында «Үз йолдызыңны кабыз» исемле беренче район фестиваль конкурсы узды

Конкурс-фестиваль мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшь талантларны табу һәм аларның сәләтен үстерү максатында оештырылды. Гала-концертта шәһәр һәм район мәктәпләреннән 300дән артык бала катнашты. Яшь талантлар тамашачы һәм жюри хөкеменә «Вокал», «Хореография», «Театраль иҗат», «Нәфис сүз» номинацияләрендә 34 номер тәкъдим иттеләр.

Балаларны, аларның җитәкчеләрен, педагогларны һәм ата-аналарны уңышлы чыгыш ясаулары белән район башлыгы Валерий Чершинцев котлады.

— Яшь талантлар сәхнәдә үзләрен яхшы хис иттеләр һәм ышанычлы чыгыш ясадылар. Сез — булдырасыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын, — дип белдерде Валерий Сергеевич, балаларга номинацияләр буенча лаеклы бүләкләрен тапшырып.

«Кечкенә йолдызчык» — 8 нче бакчада тәрбияләнүче София Гомәрова залдагыларны сәхнә осталыгы белән хәйран калдырды. София район башлыгының махсус призы белән бүләкләнде.

Катнашучыларны бәйгегә яхшы әзерләгән җитәкчеләр Грамоталар белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев