Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида «Җыр моңнары» фестиваленең гала-концерты узды

Бәйгегә катнашу өчен 200 дән артык гариза бирелде

Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлеге һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган «Җыр моңнары» фестивале катнашучыларын дүртенче тапкыр С. Гассар исемендәге мәдәният сарае сәхнәсенә җыйды. Бәйгегә катнашу өчен 200 дән артык солист һәм анасамбль гариза бирде. Бу елның географиясе Удмуртия белән генә чикләнмәде. Саратов, Новосибирск өлкәләреннән дә катнашучылар булды. Гала-концертка исә Ижау,Түбән кама, Әлмәт, Мамадыш, Теләче һәм республикабызның башка районнарының иң оста солистлары һәм ансамбльләре килделәр.

Менделеевски районы исеменән «Талларым» (җит. Клара Галлямова), «Ля-ля-фа» (җит. Л. Улько),  Тат. Тәкәше авылы мәдәният йортыннан «Гөлләрем» һәм балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Диләрә Фаразетдинова чыгыш ясадылар. Җюри әгъзалары аларның һәрберсен югары бәяләде, төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнары тапшырды. 

Фестивальнең гран-приенә берьюлы ике катнашучы ия булды: Әлмәт шәһәреннән «Ялкын» ансамбле һәм Теләчедән Рада Әхмәтгаязова.

Фестивальне «И Туган тел» җыры тәмамлады. Татар теленең гимнын Әлмәт шәһәре «Нефтьче» мәдәният сарае солисткасы Гүзәлия Шәрәфетдинова башкарды, ә катнашучылар һәм тамашачылар бердәм булып аңа кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев