Менделеевскиның «Былина» рус халык җырлары ансамбле Сочины яулады
Сочида балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының «Кара диңгез буенда» халыкара конкурс-фестивале уздырылды.
Конкурска илнең төрле почмакларыннан коллективлар килде. Талантлы катнашучылар һәм мавыктыргыч чыгышлар аркасында фестиваль матур, бай һәм истәлекле булды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Былина» ансамбленең өлкән төркеме өченче дәрәҗә лауреаты, урта төркеме исә икенче дәрәҗә лауреаты булды.
Ансамбль дипломнар, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде, шулай ук көздә Казанда узачак конкурска чакыру алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев