С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Менделеев шәһәренең иҗат коллективлары бию һәм вокал номерларның барлык нечкәлеген, матурлыгын тәкъдим иттеләр. Чын ир-атларны, ветеранарны һәм Ватанны саклаучыларны район җитәкчесе Радмир Беляев котлады.
– Әлеге үзенчәлекле датаны һәр гаиләдә бәйрәм итәләр. Безнең барыбызга да. Ватанны яклау, хәрби бурыч дигән сүзләр күңелгә якын. Һәр россияле, хәрби хезмәттә булсынмы ул яисә тыныч хезмәт белән шөгыльләнәме – беренче чиратта илебезне саклаучы. Без Россия, Татарстан һәм район үсеше өчен хезмәт куябыз. Сезгә сәламәтлек, имин тормыш телим, – диде Радмир Илдарович.
Концертта хәрби темага багышланган номерлар өстенлек итте.
Екатерина Шутова фотосы
Нет комментариев