Монай авыл мәдәният йорты яңа иҗат сезонын «Клуб утларын кабыза» концерты белән башлады
Мәдәният

Монай авыл мәдәният йорты яңа иҗат сезонын «Клуб утларын кабыза» концерты белән башлады

Җырлар һәм биюләр, колейдоскоп асылташларыдай, бер-берсен алыштырды.

«Ай балкышы» вокал коллективы, «Миләшкәем» керәшен ансамбле, «Азарт» һәм «Сладкоежки» бию коллективлары тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерде. Иң кечкенә артистлар — «Веснушки» бию ансамбле дә алкышлардан үз өлешләрен алдылар.

Күз явын алырлык, эмоциональ һәм истә калырлык номерлар патриотик теманы күтәрделәр. Чыгышлар Монай авылыннан мобилизацияләнгән ир-атларга багышланды. 

Мәдәният йортының фойесында авыл халкы кулы белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды.


Нет комментариев